Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

«Холокост – больше никогда» дип исемләнгән аңлату сәгате

27 гыйнвар – Холокост корбаннарын искә алу көне. Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә «Холокост – больше никогда» дип исемләнгән аңлату сәгате узды. Холокост – инглиз теленнән һәм борынгы грек сүзеннән "ут белән юк итү" дигәнне аңлата. Дөнья тарихында Холокост дип 1941-1945 еллардагы Икенче Бөтендөнья сугышында өченче рейх тарафыннан төрле милләтләргә карата кылынган геноцид фаҗигасен атыйлар.