Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Кышкы әкият вакыты” – исеме астында табышмаклар иленә сәяхәт

9 гыйнвар көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре китап укучылар белән “Кышкы әкият вакыты” – исеме астында табышмаклар иленә сәяхәт иттеләр. Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота. Алар зихенне баетуда, акыл сәләтен үстерүдә, уйлау – фикерләүне тирәнәйтүдә зур әһәмияткә ия. Ахырдан иң күп белүче, иң зирәк укучыларга бүләкләр тапшырылды.