Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

«Илебез батырлары белән горурланабыз» дип исемләнгән батырлык дәресе

9 декабрь - Ватан Геройлары көне - безнең өчен мөһим истәлекле көн, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтерне саклау булып тора. Әлеге истәлекле көн уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Илебез батырлары белән горурланабыз» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрделәр. Батырлык дәресе - ул үсеп килүче буын арасында патриотизм рухын күтәрүгә юнәлдерелгән чара.