Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре, сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле инвалид авылдашлары белән очрашуга бардылар.

Инвалидлар декадасы уңаеннан, 4 декабрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре, сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле инвалид авылдашлары белән очрашуга бардылар. Хәлләрен белеп, район, авыл, мәдәният яңалыклары, китапханәгә кайтучы китаплар, журналлар белән таныштырдылар. Үз исемнәреннән күчтәнәч – пакет тапшырдылар. Китапханәдә инвалид язучыларның китапларыннан “Көчлелегең белән горурланма, кешелегең белән горурлан” исемле китап күргәзмәсе куелды.