Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Әнкәйләргә – мәдһия” -әдәби тематик кичә

Ноябрьнең соңгы атнасында Әниләр көне билгеләп үтелә. Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр. Әлеге бәйрәмгә багышлап Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче ханымнар белән, “Әнкәйләргә – мәдһия” дип аталган әдәби тематик кичә үткәрделәр. “Әниләр –олуг затлар” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Бәйрәм барышында Әниләр бик теләп китап күргәзмәсенә куелган китаплар белән таныштылар. Кичә чәй табыны артында дәвам итте.