Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

«Зур этнографик диктант» Халыкара мәгърифәтчелек акциясе

«Зур этнографик диктант» Халыкара мәгърифәтчелек акциясе 2020 елның 3 ноябреннән 8 ноябренә кадәр онлайн форматта уздырыла. Диктант халыкның этнографик белем дәрәҗәсен, Россиядә яшәүче халыклар турында белемнәрен бәяләргә мөмкинлек бирә. Ул киң җәмәгатьчелекнең игътибарын милләтара тынычлык һәм татулык мәсьәләләренә җәлеп итә. 5 ноябрь көнне Урта Мишә авылы китапханәчесе Г.Мухаметшина әлеге онлайн проектта катнашып 91 балл җыйды.