Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен башларын салган авылдашларыбызның якты истәлегенә багышлап һәйкәл-обелиск ачылды.

4 октябрь көнне Урта Мишә авылында Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен башларын салган авылдашларыбызның якты истәлегенә багышлап һәйкәл-обелиск ачылды. Тантана концерт номерлары белән үрелеп барды. Катнашучы кунаклар урамда көйләнгән табын артынада ихластан аралашты, хәтирәләрне яңартты.