Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

әңгәмә үткәрелде

Коррупция, ришвәтчелек - хәзерге көндә илебездәге иң кискен проблемаларның берсе. Нәрсә ул “коррупция”? Гади сүз белән әйткәндә, коррупция – законсыз юл белән кешеләрдән акча алу, акча җыю. Ә иң куркынычы шул: ул гадәти хәлгә, безнең тормыш рәвешенә әйләнеп бара. 30 сентябрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Коррупция чәчәк атмасын дисәк” исемле темага укучылар белән сөйләшү үткәрделәр.