“Бәрәңге – икенче икмәк” исемле темага әңгәмә
Бәрәңге – икенче икмәк. Бәрәңгене барыбыз да ярата. Аның турында шигырьләр дә, җырлар да язылган. Кайбер илләрдә бәрәңгегә һәйкәл куюлары бер дә гаҗәп түгел. Илгә афәт килгән елларда халыкны ачлыктан нәкъ менә “икенче икмәк” саклап калган. 18 сентябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Бәрәңге – икенче икмәк” исемле темага әңгәмә үткәрелде.