Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

"Көзге мәрхәмәтлелек атнасы"

15 сентябрь көнне Урта Мишә авылы китапханәчесе һәм Урта Мишә авылы клубы мөдире   "Көзге мәрхәмәтлелек атнасы" уңаеннан Обелиск янына агачлар утырттылар. Шулай ук, алар ялгыз яшәүче өлкәннәрнең өйләренә барып, хәлләрен белешеп, яңа кайткан китаплар, журналлар белән таныштырдылар.