Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

Әдәби сәгать үткәрелде

17 январь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, якташ язучыбыз, тәрҗемәче Мәхмүд Максудның тууына 120 ел тулу уңаеннан “Көрәшче, язучы, тәрҗемәче” –исемле әдәби сәгать үткәрелде. Мәхмүд Максуд – тәрҗемә өлкәсендә даими һәм нәтиҗәле эшләгән язучыларның берсе. Сәяси әдәбиятны, матур әдәбиятның проза яки поэзия жанрымы, һәр өлкәдә әдип-тәрҗемәченең хөрмәт белән тәкъдир ителерлек зур хезмәте бар. 30 – 50 нче еллар дәвамында аның тәрҗемәсендә поэзиядән А. Пушкинның «Су кызы» («Русалка») поэмасы, «Саран рыцарь» трагедиясе, Һ.Һейненың «Германия» поэмасы, Беранженең «Җырлар»ы, Гетеның «Фауст»ы, Н.Некрасовның берничә поэмасы, прозадан Ромен Ролланның «Кола Брюньон», Лион Фейхтвангерның «Оппенгеймнар гаиләсе», И.Тургеневның «Рудин», Л.Толстойның дүрт томлы «Сугыш һәм тынычлык» һәм ике томлы «Анна Каренина», М.Горькийның «Ана» романнары, Низаминың «Ләйлә белән Мәҗнүн» поэмасы, һ.б. басылып чыга. 1944 елны Казанда әдипнең «Үч һәм нәләт җыры» исеме белән фронт шартларында иҗат иткән лирик-публицистик шигырьләре тупланган җыентыгы басылып чыга.