Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

Күргәзмә оештырылды

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елны Татарстанда ТАССР төзелүнең 100 еллыгы елы дип игълан итте. ТАССР төзелү – ул республикабызның дәүләтчелеге үсеше тарихында иң мөһим чор. Бу вакыйга уңаеннан, Урта Мишә авыл китапханәсендә ТАССР төзелү тарихы, аның үсеше, мирасы белән бәйле күргәзмә оештырылды. Күргәзмә 3 бүлектән тора: “Татарстан – минем Ватаным”, “Татарстан. Тарих. Шәхесләр.”, “Казаным – рухи башкалам!”. Күргәзмәдә татар һәм рус телләрендә хәзерге заман һәм шулай ук элеккерәк елларда нәшер ителгән китаплар урнаштырылган.