Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

Күргәзмә куелып, әңгәмә үткәрелде

 

  9 гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә якташыбыз, фәлсәфә фәннәре докторы Яхъя Абдуллинның тууына  100 ел тулу уңаеннан күргәзмә куелып, әңгәмә үткәрелде. Яхъя Габдулла улы Абдуллин Татарстанның Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында туа. Казан юридик институтын (1952) һәм КПСС ҮК каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясен (1957) тәмамлый. Бөек Ватан сугышында катнаша. 1945-1959 елларда ул Казанда партия эшендә була. 1959-1971 елларда Казан ветеринария институтында укыта. 1971-1996 елларда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында бүлек мөдире, директор урынбасары, директор (1982-1986), баш фәнни хезмәткәр вазифаларын башкара. Яхъя Габдулла улы 1997-2001 елларда Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре була.