Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

Сәяси репрессия корбаннарын искә алу

30 октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Россия тарихында җанөшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүгендә күпләрнең күңелендә саклана.  Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән.Бу көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә Рәүф Сабиров белән Гомәр Байчурин турындагы мәгълүматлардан «Зыялылар фаҗигасе» исемле күргәзмә оештырылды.