Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

Өлкәннәр Урта Мишә авыл клубына чакырылып, мул итеп әзерләнгән табыннар артында хөрмәтләнде.

1 октябрь – Өлкәннәр көне. Картлык ул – кеше гомеренең алтын чоры, шуңа бәйрәм дә нәкъ менә шундый ел фасылында билгеләнә. Бәйрәм көне уңаеннан Урта Мишә авылы өлкәннәре клуб бинасына чакырылып, мул итеп әзерләнгән табыннар артында хөрмәтләнде. Бәйрәм чарасы концерт номерлары белән үрелеп барды. Шулай ук лаеклы ялда булып та хуҗалыкка ярдәм итүче пенсионерларга, юбилярларга авыл җирлеге һәм хуҗалык җитәкчесе тарафыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.