Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

Библиографик дәрес үткәрелде

15 июнь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә укучылар өчен  “Китап – безнең дустыбыз” дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелде.  Дәреснеңтөп максаты булып зур көчкә ия булган китапка мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү торды. Балалар яңа китаплар белән таныштылар, китапның иң ышанычлы һәм якын дус икәнлегенә төшенделәр. Чара ахырында китапханәче  балаларга  китапны яратырга, кадерен белергә һәм даими укучылары булырга чакырды.