Китап күргәзмәсе эшләнде
15 февраль көнне патриот - шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулу уңаеннан, Күкчә авылы китапханәсендә "Муса Җәлил - талантлы шәхес һәм герой шагыйрь"- дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар Муса Җәлилнең иҗатын һәм аның батырлыгын тирәнрәк аңларга ярдәм итте. Әдәби укулар барышында "Тылсымлы сүзләр" берләшмәсе әгъзалары М. Җәлилнең шигырьләрен укыдылар.