Кукчинская сельская библиотека - филиал № 11

“Кулымда Фәнзаман абый китаплары”

Фәнзаман Баттал киң җәмәгатьчелеккә язучы - сатирик һәм публицист буларак билгеле. Фәлсәфи әсәрләре аның каләме астыннан 1956 елдан чыга башлаган.  Ф. Батталның вакытлы матбугатта даими басылып торган шигъри әсәрләре, публицистик мәкаләләре, юмор, аналитик материаллар, китаплар укучыларда популярлык казанды. Язучының тууына 85 ел уңаеннан Күкчә авылы китапханәчесе яшүсмерләр белән “Кулымда Фәнзаман абый китаплары” дигән темага әңгәмә үткәрде.