“Сталинградның мәңгелек уты”
Кукчә авылы китапханәчесе Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүнең 81 еллыгына багышланган патриотик сәгать үткәрде. Шулай ук китапханәдә тематик күргәзмә эшләнде. Сталинградның батырлыгы - ул бөтен совет халкының даны һәм горурлыгы. Сталинград окопларында 2 миллионнан артык кеше фашизм белән батырларча көрәшкән. Узган гасыр сугышларының берсе дә Сталинград янындагы сугыш белән чагыштырырлык түгел.