Кукчинская сельская библиотека - филиал № 11

“Билгесез солдат көне”

3 декабрьдә Россиядә истәлекле дата - Билгесез солдат көне билгеләп үтелә. Бу датага Кукчә авылы мәдәният хезмәткәрләре презентация күрсәттеләр. Чара башында алар балаларны бу датаның барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Китапханәдә тематик китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә һәлак булган Россия һәм совет солдатларының батырлыклары турында сөйләүче патриотик эчтәлекле документаль китаплар тәкъдим ителде.