Кукчинская сельская библиотека - филиал № 11

«Без вакытны күңелле итеп уздырабыз»

 

Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Без вакытны күңелле итеп уздырабыз» дигән темага өстәл уеннарын оештырдылар. Чара башланганда алар балаларны шахмат уенының тарихы, шахмат тактасы турындагы легенда белән таныштырдылар. Уен ике этапта узды. Беренче этапта лидерларны ачыкладылар, икенче этапта алар призлы урыннар өчен көрәштеләр. Катнашучылар үзләренең көндәшләре белән ярышып, шашка уенының төрле булуын һәм беренче караштан күренгәнчә гади булмавын күрсәттеләр.