Кукчинская сельская библиотека - филиал № 11

"Халкыбыз мирасын югалтмыйк!"

Татар халкы - чигүле түбәтәйләр, матур калфаклар, бизәкле итекләр белән дан тоткан. Хатын-кызлары милли бизәкләр белән чигелгән алъяпкыч кияргә яратканнар. Бигрәк тә алтын һәм көмеш белән чигелгән камзуллар белән киенгәннәр. Шулай ук бизәкле калфаклар да кияргә яратканнар.

Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән «Халкыбыз мирасын югалтмыйк» дип исемләнгән милли киемнәр турында әңгәмә үткәрделәр. Чара татар халкына карата хөрмәт һәм горурлык тәрбияләү максатында узды.