Кукчинская сельская библиотека - филиал № 11

«Л. Н. Толстой – классик русской литературы»

9 нчы сентябрь көнне - язучы Лев Николаевич Толстойның тууына 195 ел тулды.  Бу датага Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Л.Н. Толстой - рус әдәбияты классигы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәм әңгәмә үткәрделәр. Күргәзмәгә Л.Н. Толстой турында биографик очерклар, шулай ук аның балалар өчен «Детство. Үсмер чак. Яшьлек», «Пожарные собаки», «Воробей и ласточки», «Зайцы», «Слон», «Акула», «Старик сажал яблони», «Отец и сыновья» һәм башка әсәрләре куелды.  Лев Толстойның балалар, дуслык, хайваннар турындагы әсәрләре тәрбияви бурычларны хәл итә. Әлеге китап күргәзмәсе рус әдәбиятының бөек классикасы иҗаты һәм биографиясе белән кызыксынучыларның барысына да кызыклы булды.