Кукчинская сельская библиотека - филиал № 11

“Геройлар онытылмый!”

29 июньдә Россиядә Партизаннар һәм подпольщиклар көне билгеләп үтелә. Бу 2010 елдан бирле федераль закон нигезендә билгеләнгән истәлекле дата партизаннарның һәм подпольщикларның тылда фидакарь көрәшләре турындагы истәлекне мәңгеләштерә, алар совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә зур өлеш керткән. Бөек Ватан сугышы елларында партизаннар тарафыннан 1 миллионнан артык фашист һәм аларның ярдәмчеләре, 4 меңнән артык танк һәм бронемашиналар, 1,1 мең самолет һ. б. юк ителгән. Әлеге истәлекле көн уңаеннан Күкчә авылы китапханәчесе “Геройлар онытылмый!” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде.