Кукчинская сельская библиотека - филиал № 11

«Тормышта абынма, наркотикка кагылма!»

26 июньдә наркотик матдәләр һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көне билгеләп үтелә. Бу датага Кукчә авыл китапханәсендә профилактик әңгәмә үткәрелде. Чара башында китапханәче балаларга наркотик матдәләрнең килеп чыгышы, наркотикларның кеше организмына начар йогынтысы, аларга каршы көрәш ысуллары турында сөйләде. Әңгәмә барышында балалар кызыксындырган сорауларына җавап алдылар. Чарага “Тормышта абынма, наркотикка кагылма” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә кешелекнең глобаль проблемасы булган наркомания  турында әдәбият тәкъдим ителде, ул наркотиклар куллануның куркынычы һәм сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре турында сөйләде.