Кукчинская сельская библиотека - филиал № 11

«Чиксез галәм серләре»

 

12 апрельдә Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре Космонавтика көненә багышланган «Чиксез галәм серләре» дип исемләнгән викторина үткәрделәр. Чара барышында балалар йолдызлар һәм планеталарның серле дөньясын белделәр, космонавтика үсеше тарихы белән таныштылар. Яшь сәяхәтчеләр игътибарына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Мәдәният хезмәткәрләре балаларга кешеләрнең билгесез космик киңлекләрне белергә теләүләрен Һәм йолдызларга кунакка килергә омтылышы күптән барлыкка килгәнлеге турында сөйләделәр. Хәтта борынгы кешеләр дә, кояш ягына хәрәкәт итүче кошларның очышына карап, вакыйгаларны күзәткәннәр һәм алар артыннан барырга хыялланганнар. Балалар аларны кызыксынып тыңладылар һәм кызыксындырган сораулар бирделәр.