Кукчинская сельская библиотека - филиал № 11

"Карга боткасы"

Халкыбызның элек бик популяр булган, зурлап, күңелле итеп үткәрелгән язгы бәйрәмнәренең берсе - Карга боткасы.

Борын-борын заманда кеше язның ничек килгәнен белмәгән. Ямьле, матур язны җылы яклардан каргалар алып килә дип ышанганнар. Чөнки яз март азакларында каргалар кайтканда җиткән. Шуның өчен карлар эреп ташулар киткәч, көртләр кимегәч, кырларда җир ачыла башлагач, халык зурлап, чәчү эшенә керешкәнче бәйрәм иткән.

Бу көнне һәркем, матур итеп киенгән, балалар өйдән-өйгә йөреп күчтәнәч җыйган. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгән. Халыкны бәйрәмгә чакырган. Шулай авылны урап үткәннән соң, ярма, май, сөт алып, табигатьнең иң күркәм җиренә - кардан ачыла башлаган су буйларына, кырларга яки тау битләренә җыелганнар. Учак тергезеп, казан асканнар, ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнаганнар, җырлар җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Аннан соң, бергәләп, ботка ашаганнар. Каргаларга да өлеш чыгарылган.

Әлеге “Карга боткасы” бәйрәмен  Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә берләшмәләргә йөрүче балалар белән үткәрде. Балалар бер-берсенә төрле сынамышлар, мәкальләр әйттештеләр, шулай ук тәмле ботка, кайнар коймак һәм чәй белән сыйландылар.