Кукчинская сельская библиотека - филиал № 11

"Киң колачлы язучы"

Рабит Батулла- язучы, драматург, публицист, сатирик. Ул романнар, повестьлар, хикәяләр, пьесалар, әкиятләр авторы. Аның каләме астында Габдулла Тукай турында  тарихи драма, «Сөембикә» романы, татар мәдәнияте эшлеклеләре турында күп санлы хикәяләр һәм мәкаләләр чыга. 2006 елда «Сөембикә» романы өчен Габдулла Тукай исемендәге премиягә лаек була. Күкчә авыл китапханәсендә язучының юбилеена китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче авторның әсәрләре буенча күзәтү үткәрде.