Кукчинская сельская библиотека - филиал № 11

«Ач, шигърият серләреңне»

  Бөтендөнья шигърият көне ел саен 21 мартта билгеләп үтелә торган һәм 1999 елда ЮНЕСКО конференциясендә расланган бәйрәм. Бөтендөнья шигърият көне кысаларында Күкчә авылы китапханәчесе балалар белән кычкырып уку үткәрде. Чарада балалар шигърият тарихын ишеттеләр, яраткан язучыларының шигырьләрен укыдылар, татар һәм рус язучыларының әсәрләре, XX гасыр рус шагыйрьләре иҗаты белән таныштылар. Әңгәмәдә катнашучылар шулай ук үзләренең шигырьләрен дә укыдылар.