Кукчинская сельская библиотека - филиал № 11

«Гөлшат Зәйнашеваның җырлы поэзиясе»

Гөлшат Зәйнашева - җыр жанрында актив эшләүче шагыйрә. Нәкъ менә бу жанрда аның лирик сәләте һәм иҗат үзенчәлекләре нык ачыла. Күбесенчә мәхәббәт, туган җир, табигать, яшьлек темаларына язылган лирик шигырьләре - халык гадилеге, ритмик төзелеш, эмоциональ бөтенлеге һәм музыкаль яңгыраш белән аерылып тора. Г. Зәйнашеваның шигъри иҗаты һәрвакыт музыка эшлеклеләренең игътибарын җәлеп итте. Татар шагыйре, ТАССР Дәүләт премиясе лауреаты Гөлшат Зәйнашеваның тууына 95 ел тулу уңаеннан  Күкчә авыл китапханәсендә  «Гөлшат Зәйнашеваның җырлы поэзиясе» дигән темага әңгәмә узды.