Кукчинская сельская библиотека - филиал № 11

«Язмышыңа аяк чалма!»

 

Наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Язмышыңа аяк чалма!» дип исемләнгән әңгәмә уздырдылар. Әңгәмә барышында укучылар наркотикларның кеше организмына нинди зарарлы йогынты ясавын, җәмгыятькә нинди явызлык китерүен белделәр. Шулай ук провокациягә бирелмәс өчен һәм «юк»дип әйтә алыр өчен нинди кагыйдәләр барлыгын белделәр. Йомгаклап, укучылар һәрберсенең бәхете һәм сәламәтлеге үз кулларында дигән нәтиҗәгә килделәр.