Кукчинская сельская библиотека - филиал № 11

"Ленинградлылар батырлыгы үлемсез!"

     8 сентябрь – Ленинград блокадасы корбаннарын искә алу көне. Бу көн уңаеннан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре укучылар өчен патриотик сәгать үткәрделәр. Алар балаларның батырлык турындагы белемнәрен  тирәнәйттеләр. Балаларны  Ленинград блокадасы вакытындагы булган тормыш белән таныштырдылар. Әлеге тема буенча балалар китаплар укыдылар, музыкаль әсәрләр тыңладылар, Ленинград блокадасы иллюстрацияләрен карадылар, кычкырып шигырьләр укыдылар.