Кукчинская сельская библиотека - филиал № 11

"Яман гадәт юлдаш булмасын"

 26 июнь - Халыкара наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне. Шул уңайдан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Яман гадәт юлдаш булмасын"дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Алар наркотикларның зыяны турында сөйләделәр һәм күргәзмә белән таныштырдылар. Күргәзмәдә кешелекнең глобаль проблемасы буларак наркоманиягә багышланган, наркотиклар куллану куркынычы һәм сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре турында сөйләүче әдәбият тәкъдим ителде.