Кукчинская сельская библиотека - филиал № 11

“Батырларга дан”

Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан сугышта ятып калганнарны мәңгеләштерү йөзеннән төзелгән обелиск янында, балаларга “Батырларга дан” дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрелде. Алар балаларга батырлык төшенчәсен аңлаттылар,сугышның кырыс чынбарлыгын, халкыбызның сугыш кырларындагы батырлыгын, патриотизмын һәм милли горулыгын аңлатып үттеләр.