Кукчинская сельская библиотека - филиал № 11

“Тарих битләрендә - Теләчем”

Халык тарихы авылдан башлана. Авыл тарихы – ул кешеләр, анда яшәүчеләр тарихы. Һәркемгә дә үзенең туган җире газиз һәм кадерле була. Теләче Җирлекара китапханәләр директоры Ризидә Дәүлиева инициативасы белән “Тарих битләрендә - Теләчем” дип исемләнгән  Теләче районы авыллары тарихына багышланган китап басылып чыкты. Бу китапта Теләче төбәгенең тарихи үткәне һәм бүгенге тормышы, иҗтимагый һәм мәдәни үсеше, сугыш һәм тыл ветераннары, гади хезмәт кешеләре хакында бәян ителә.

15 сентябрь көнне мәдәният хезмәткәрләре әлеге китапны авылыбызның китап сөючеләренә тәкъдим иттеләр.