Ямбулатская сельская библиотека - филиал № 22

Җиңү тәрәзәләре

9 Май алдыннан бөтен ил буенча Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган масштаблы чаралар уза. Аларның берсе - «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясе. Акциядә катнашучылар үз фатирларының/йортларының/офисларының тәрәзәләрен совет халкының Бөек Ватан сугышында фашизмны җиңүенә багышланган рәсемнәр, фотолар һәм язулар ярдәмендә бизиләр. Аннары социаль челтәрләрдә үзләренең бизәлгән тәрәзәләренең фотоларын урнаштыралар, шул рәвешчә #Окнапобеда хэштегы геройларга рәхмәт сүзләре җиткерелә. Ямбулат авылы китапханәсе дә бу акциягә кушылды.