Ямбулатская сельская библиотека - филиал № 22

Китапханәдә Лермонтов шигърияте көннәре

15 октябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә "Китапханәдә Лермонтов шигърияте көннәре" дип исемләнгән VII төбәкара акциясе кысаларында Ямбулат башлангыч гомуми белеем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен "М.Ю.Лермонтовны бергә укыйбыз" дип исемләнгән әдәби библиио дәрес үткәрелде. Чарада балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, викторинада катнаштылар, аның «Парус», «Туча», «Кавказ», «Утес», «Родина», «Осень» һ.б. шигырьләрен укыдылар. Шулай ук укучылар игътибарына "Аның исеме йөзеллык түгел..." дип исемләнгән М. Ю. Лермонтовның китаплары буенча өстәл әдәби күргәзмәсе тәгъдим ителде.