Шадкинская сельская библиотека - филиал № 20

«Балаларга сугыш турында укыйбыз»

Самара өлкә балалар китапханәсе оештырган һәм Бөек Җиңү көненә багышланган «Балаларга сугыш турында укыйбыз» дигән Халыкара Акциягә Шәтке авылы китапханәсе дә кушылды. «Балаларга сугыш турында укыйбыз» акциясенең төп максаты – Бөек Ватан сугышы турында балалар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре мисалында балалар һәм яшүсмерләр арасында патриотик хисләр тәрбияләү. 74 ел элек Бөек Ватан сугышы тәмамланды. Бүген без герой һәм фаҗигале вакыйгалар турында китаплардан һәм кинофильмнардан белә алабыз.