Шадкинская сельская библиотека - филиал № 20

Рәсем конкурсы үткәрелде

Муса җәлил исеме кешелек дөньясында героизм, батырлык символы булып тора. Ватанына, халкына  бирелгәнлеген, чын шагыйрь булуын күрсәтә. 17 февраль көнне Шәтке авылы китапханәсендә “Без Муса оныклары” дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурста “Кояшкай”  берләшмәсенә йорүче балалар катнашты. Соңыннан җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды.