Тематик кичә үткәрелде
24 апрель көнне Сауш авылы китапханәсендә ясле балалар бакчасы белән берлектә “И туган тел – и матур тел” темасына тематик кичә үткәрелде. Тукайның тормыш юлы белән таныштырылды, нәниләр өчен булган китаплары турында сөйләнелде, шигырьләре укылды. Шулай ук аның әсәрләренә нигезләнеп ясалган мультфильмнар күрсәтелде.