Саушская сельская библиотека - филиал № 12

"Без Россияне яратабыз"

12 июнь көнне Россия көне билгеләп үтелә. Бу көнне Сауш авыл китапханәсендә "Без Россияне яратабыз" дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде. Чара балаларны котлау белән башланып китте. Балалар өчен кызыклы викторина, табышмаклар һәм уеннар оештырылды. Бәйрәмдә катнашучылар илебез символларын, рус халык әкиятләрен, табышмаклар һәм мәкальләрне искә төшерделәр. Соңыннан барысы да Россия гимнын башкардылар һәм  "Мин Россияне яратам" видеоролигын карадылар.