Саушская сельская библиотека - филиал № 12

"Тәмәкенең зарары"

30 май көнне Сауш авыл китапханәсендә “Сәламәт бул!” темасы белән әңгәмә үткәрелде. Китапханәче балаларга һәм яшүсмерләргә сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре, сәламәтлекне яшьтән үк саклау кирәклеге, зарарлы гадәтләргә каршы тора белү мөһим икәнлеге турында сөйләде. Балалар интеллектуаль һәм спорт уеннарында бик теләп катнаштылар, "Тәмәкенең зарары" исемле китап күргәзмәсендәге әдәбият белән таныштылар. Күргәзмәдә кеше организмына тәмәкенең зарарлы тәэсире турында искә төшерүче китаплар, брошюралар тәкъдим ителде.