Саушская сельская библиотека - филиал № 12

«Китап белән күз ачыла, сүз белән тел ачыла»

27 май көне һәр ел саен Гомумроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә. Бу көн китапханә хезмәткәрләренең генә түгел, ә китап яратучыларның, уку һәм әдәбият дөньясы белән мавыгучыларның да  бәйрәме. Шушы көн уңаеннан Сауш авыл китапханәсендә китапханәче «Китап белән күз ачыла, сүз белән тел ачыла» темасы белән дәрес-уен үткәрде. Чара барышында балалар авыл китапханәсенең тарихы һәм аның кешеләр тормышында роле турында күп кызыклы мәгълүматлар алдылар. Китапханәдән файдалану һәм анда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштылар, китапларга сакчыл караш һәм китапханә ярдәмчеләре, укучылар формуляры, китап фондының ничек оештырылуы һәм китап күргәзмәләренең нәрсә икәнлеге турында белделәр, шулай ук балалар кызыклы уеннарда катнашып викторина  сорауларына төгәл җаваплар да бирделәр.