Саушская сельская библиотека - филиал № 12

“Яңа китап – серле хәзинә”

28 май көнне Сауш авыл китапханәсендә “Яңа китап – серле хәзинә” темасынна мәгълүмат көне үткәрелде. Күргәзмәдә төрле жанрдагы китаплар- әдәби әсәрләр, маҗаралы романнар, детективлар  тәкъдим ителеп,кыскача күзәтү ясалды. Яңа китап – ул тылсымлы фантазия дөньясына чумарга, яңа геройлар белән дуслашырга, яңа авторлар белән танышырга мөмкинлек тудыра. Яңа китап белән очрашу һәрвакыт кызыклы һәм белемле булырга, яңа офыклар ачарга, игелекле һәм шәфкатьле булырга өйрәтә. Һәр жанрда һәм юнәлештә укыган һәрбер китап уйлану, фикерләү өчен мөмкинлек  бирә.