Саушская сельская библиотека - филиал № 12

"Батырлар даны мәңгелек"

8 май көнне Сауш авыл китапханәсе китапханәчесе халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 79 еллыгына багышланган тантаналы митингта катнашты. Бу көнне ата-бабаларның ныклыгы, батырлыгы, турында сөйләнелеп, батырлык темасына карата яттан шигырьләр укылып, җырлар башкарылды. Митингта катнашучылар сугыш кырларында һәлак булган һәм тыныч вакытта үлгән ветераннарны бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр һәм һәйкәлгә веноклар куеп  чәчәкләр салдылар.