“Батырлар даны мәңгелек"
2024 елда илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итечәк. 9 май – Россия тарихында аерым бер үзенчәлекле көн – Җиңү көне! Бу бәйрәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фашистлар Германиясен җиңүне билгеләп үтү йөзеннән расланган. Шул уңайдан 4 май көнне Сауш авылы китапханәсендә китап укучыларга “Батырлар даны мәңгелек” темасы белән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Җиңү көненең җиңел бирелмәве, 1941 - 1945 еллардагы сугышта 27 миллион ватандашыбыз яу кырында ятып калды. Бу Җиңүне яулау, түгелгән көч, сугыштагы төп вакыйгаларның барышы турында күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплардан, белешмә басмалардан укып белергә була.