Саушская сельская библиотека - филиал № 12

«Кырымның Россия белән берләшү көне»

  18 март көнне безнең илебездә мөһим дата – Кырымның Русия белән берләшүе көне билгеләп үтелә. Нәкъ 10 ел элек Кырымда референдум уздырыла, аның нәтиҗәләре буенча ярымутрау Россия Федерациясе составына керә. Шул уңайдан 19 мартта Сауш авыл китапханәсендә «Кырымның Россия белән берләшү көне» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче  «Кырым Россия тарихында» электрон презентациясен кулланып илебез тарихындагы мөһим вакыйгалар, ярымутрауның Россия өчен әһәмияте турында мәгълүмат җиткерелде.  «Кырым» атамасының килеп чыгышы, ярымутрау тарихы, аның бай табигате һәм иң танылган истәлекле урыннары, Севастополь шәһәре, Кара диңгез флоты, 2014 елның 18 мартындагы тарихи вакыйганың әһәмияте турында сөйләнелде.