Саушская сельская библиотека - филиал № 12

«Коррупциягә каршы тору - бөтен җәмгыять эше»

Коррупцион хокук бозуларны профилактикалау, халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру максатыннан  28 февраль көнне Сауш авыл китапханәсендә «Коррупциягә каршы тору - бөтен җәмгыять эше» дигән темага мәгълүмат папкасы тупланылып, китап укучыларга тәкъдим ителде. Папкадагы  материаллар Россиядә коррупциягә каршы дәүләт сәясәте, аңа каршы тору чаралары, коррупция  җинаятьләре өчен җаваплылык, шулай ук коррупциягә карата  мөнәсәбәтләр  турында аңлатыла, чөнки аның белән нәтиҗәле көрәш бүген барлык гражданнарның җаваплылыгыннан башка күз алдына да китереп булмый.