Саушская сельская библиотека - филиал № 12

«Фольклор – әдәбиятка сукмак ул»

29 февраль көнне  Сауш авыл китапханәсендә «Фольклор – әдәбиятка сукмак ул» темасы белән уен-сәяхәт оештырылды. Халык зирәклеге кеше шәхесенең һәрьяклап гармонияле үсеше өчен реаль алшартлар тудыра, шуңа күрә бүген безгә ата-бабаларыбызның мәдәниятен өйрәнү мөһим. Яшьләргә шулай  борынгы йолаларыбызны аңлатып, шул темага багышланган китаплар укырга җәлеп итеп, аларда матурлык хисе һәм үз ватаныңа мәхәббәт тәрбияләп була. Чарада катнашучылар  белән татар халкының милли мәдәнияте тарихына  экскурсия үткәрелеп, фольклорның кече жанрлары белән таныштырылдылар. Шулай ук «Татар фольклоры битләре буйлап сәяхәт» мультимедиа презентациясе күрсәтелде. Катнашучылар «Мәкальне дәвам ит» уенында үзләренең белемнәрен сынадылар, татар халык әкиятләре сюжетларын искә төшерделәр. Мондый чаралар ярдәмендә һәркем бөек татар  халык мирасын тагын да тирәнрәк белер дип ышанабыз.