Саушская сельская библиотека - филиал № 12

«Әфганстан - сугыш юллары буйлап"

15 февраль көнне Сауш авылы китапханәсендә «Әфганстан - сугыш юллары буйлап" дип исемләнгән хәрби-патриотик әңгәмә үткәрелде. Китапханәче Сәйфетдинова Р.М.  катнашучыларны  Әфганстандагы сугышның тарихи вакыйгалары белән таныштырып, безнең солдатларның, катлаулы шартларда батырлык, ныклык, намуслылык күрсәтүләре, хәрби ант һәм бурычка тугры калулары турында сөйләде. Чарада катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.  Шулай ук китапханәдә «Әфган сугышы геройларына багышлана» дигән китап күргәзмәсе дә оештырылды.